Яңа елның беренче көнендә валюта базарында доллар һәм евроның бәясе арткан
Доллар курсы - 58,12 сум, евро курсы - 69,55 сум
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елның беренче көнендә Мәскәү биржасында доллар курсы рубльгә карата, 2014 елның 30 декабре дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 2,12 сумга арткан һәм 58,12 сумга җиткән, евро курсы рубльгә карата 90 тиенгә күтәрелгән: 69,55 сум.
Шул ук вакытта, аукционның беренче минутларында доллар курсы 59 сумнан да артып, 3 сумга, ә евро 3,2 сумга (71,85 сумнан югарырак) күтәрелгән булган, дип хәбәр итә ТАСС.