news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа "Элита Татарстана" журналының беренче саны дөнья күрде

Яңа "Элита Татарстана" журналының беренче саны дөнья күрде

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Казанда "Элита Татарстана" журналының беренче саны дөнья күрде. Журнал Татарстанның тарихына һәм бүгенгесенә фән, икътисад, дәүләт хезмәте, мәдәният, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә өлеш керткән шәхесләр турында сөйли. Ялтыравыклы басманың тиражы 5000 нөсхә, баш редакторы - танылган журналист Мөнирә Әпсәләмова.

Журнал безнең республикадагы иң яхшы һәм позитив вакыйгаларны яктыртырга тиеш. Шулай ук җәмәгатьчелекне борчыган проблемаларны да яктыртабыз, аналитик материаллар да басылачак, - диде Мөнирә Әпсәләмова "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында.

Журналның беренче санында укучылар игътибарына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы киңәшчесе, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, ТР Баш прокуроры Кафил Әмиров, Татарстанның Фәннәр Академиясе Президенты Мансур Хәсәнов һәм башкалар белән интервьюлар, очерклар тәкъдим ителгән. Редакция коллективы журналның икенче санын Казанның 1000 еллыгына багышларга ниятли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100