news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел көнендә коткаручылар республикада хәвеф-хәтәр булган урыннарга 57 тапкыр чыккан

Мамадыш районындагы Кама елгасында боз өстендә ике ир-ат газ баллоны шартлаудан һәлак булган.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). 31 декабрь – Яңа ел бәйрәме көнендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хезмәткәрләре хәвеф булган урыннарга 57 тапкыр чыккан. Шулардан 16 хәбәрнең ялган булуы ачыкланган, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр 9 янгын сүндергән, алардан өчесе – торак секторда, ишегалларындагы корылмалар януның 3 очрагы теркәлгән, 1 гараж, 2 мунча һәм сауна янган. Янгыннарның сәбәпләре – электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз файдалану, шулай ук ут төртүнең бер очрагы ачыкланган. Коткаручылар юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга 6 тапкыр чакыртылган.

Янгыннарның берсе Казанның Мәҗит Гафури урамындагы 2нче санлы биш катлы йорттагы фатирда була. Электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында 1958 елгы хатын-кыз кулын пешерә, янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил итә.

Шулай ук Чаллының ГЭС бистәсендәге 10/70нче санлы тугыз катлы йорттагы фатирда янгын чыга. Ут белән саксыз файдалану аркасында, 6 квадрат метр мәйданга зыян килә. Янгын сүндерүчеләр җиденче каттагы бу фатирдан 1956, 1990 һәм 2015 елгы кешеләрне коткара.

31 декабрьдә 13.59 сәгатьтә коткаручыларга Мамадыш районының Вандовка бистәсе янында, Кама елгасындагы Голодный утравында һәлакәт булуы турында хәбәр килә. Ачыкланганча, яр буеннан 50 метр ераклыкта, боз өстендә 1980 һәм 1978 елгы ике ир-ат 2х2 зурлыгындагы палатка корып, җылыну өчен 5 литрлы газ баллонын файдаланган. Газ шартлаудан икесе дә һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot