news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ачылган “Бәхет алачыгы“ тимер эшләре серләренә өйрәтә

Анда мәктәп укучылары тимерче һөнәренә өйрәнәчәк

 (Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Гыйнвар азагында Яңа Чишмәдәге Балалар иҗаты үзәге үзенең тимерче алачыгын ачты. Алар аны “Бәхет алачыгы“ дип атаганнар, биредә мәктәп укучылары тимерче һөнәренә өйрәнәчәкләр.

Инде уку-өйрәнү процессы башланып та киткән, әлегә өч малай шушы эш белән кызыксына башлаган. Өстәмә белем бирү педагогы Александр Хорьков бу эшне теләп башкара. Хәзер укучылар остазлары белән республика фестиваленә хәзерләнәләр, алар эскәмияләр, өстәлләр, балалар мәйданчыклары өчен таганнар ясый башлаганнар, дип хәбәр итә “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot