Йөзүче ван дер Бург Казандагы чемпионатта үзенең дөнья рекордын яңартты
11нче вакыт күрсәткән россияле Кирилл Пригода ярымфиналга чыкты
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алсу Сафина). Көньяк Африка Республикасы йөзүчесе Камерон ван дер бург Казандагы дөнья чемпионатының сайлап алу ярышларында яңа дөнья рекорды куйды. Ул 50 метр араны брасс белән 26.62.дә узды.
Әлеге дистанциядә элеккеге рекорд - 26.67 дә аныкы, ул аңа 2009 елның июлендә Римда ирешкән булган.
11нче вакыт күрсәткән россияле Кирилл Пригода ярымфиналга чыкты.
Искәртеп узабыз: кичә Камерон ван дер Бург 100 метрга брасс белән йөзүдә икенче булып килде.