news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты 18 яшькә кадәр катнашучылар өчен үткәрелә

1 июль көнне XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты  башлана. Проект 18 яшькә кадәр катнашучылар өчен генә  үткәрелә.

Марафонда Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марафон барышында 1 июльдән 21 июльгә кадәр 21 көн дәвамында көн саен татарча китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне социаль челтәрдә үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге, #китапнәшрияты һәм #фондкультурныхинициатив хэштеглары белән урнаштырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100