news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт унөченче пенсия түләү турындагы проектны законга каршы килә дип саный

Россия Хөкүмәте унөченче пенсия түләү турындагы проектка тискәре бәяләмә биргән. Сәясәтчеләр фикеренчә, әлеге инициатива илнең пенсия турындагы законнарына каршы килә, диелә Дума базасында урнаштырылган документта.

Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, әлеге проект нигезендә унөченче пенсияне алу хокукы картлык буенча иминият пенсиясе түләнә торган кешеләргә бирелә һәм декабрь саен түләнә.

Билгеләп үтелгәнчә, унөченче пенсияне түләү федераль бюджеттан өстәмә акча юнәлдерүне таләп итәчәк, әмма йөкләмәне үтәү чыганагы һәм тәртибе күрсәтелмәгән.

«Боларны исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәте закон проектын хупламый», - диелә документта.

Искәртеп узабыз, Дәүләт Думасындагы «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе әгъзалары пенсиягә өстәмә түләү турындагы инициатива белән чыккан иде. Аның лидеры Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, бу пенсионерларны бәйрәмнәр алдыннан «куркыныч кредитлардан» сакларга мөмкинлек бирәчәк.

РФ Президенты Владимир Путин элегрәк белдергәнчә, Россиядә өлкән яшьтәге гражданнарга кредитларны тәртипсез рәвештә бирү тәҗрибәсенә каршы активрак көрәшергә кирәк, шуның аркасында алар кабалага эләгә һәм гомерлек бурычка бата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100