news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт Резерв фондын 1,6 миллиард сумга тулыландыра

2021 елда Россия Федерациясе бюджетының сарыф ителмәгән өлеше Хөкүмәтнең резерв фондына күчереләчәк. Шулай итеп, ул 1,6 миллард сумга тулыланачак, дип хәбәр итә Россиянең Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Бу акчалар шул исәптән тышкы чикләүләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итә торган чараларны гамәлгә ашыру өчен тотылачак.

Хөкүмәттә быел фонд акчаларының түбәндәге программаларны финанслау өчен юнәлдерелгән булуы турында белдерәләр:

- эшсезләрне яңадан укытуга,

- IT-тармакка ярдәм итүгә,

- чит ил аналогларын алыштырырга сәләтле өметле технологияләр эшләү һәм продукция җитештерү белән шөгыльләнә торган сәнәгать предприятиеләренә ташламалы кредитлар бирүгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100