news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт магистратурада бюджет урыннары санын арттыруны хуплады

Россия Хөкүмәте магистратура программалары буенча югары уку йортларында уку өчен өстәмә бюджет урыннары кертүне хуплады.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 19 маддәсенә үзгәреш кертү һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертү турында»гы федераль закон проектын хупларга», диелә Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә. Бу турыда РИА Новости хәбәр иткән.

Закон проектында федераль бюджеттан финанслау хисабына магистратура программалары буенча укырга кабул итүгә өстәмә контроль саннар билгеләргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы урыннарны белем бирү оешмаларына конкурс үткәрмичә бүлеп бирергә тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100