news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Хитон» заводына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле ут капкан булырга мөмкин

Кичә Казанда «Хитон» заводы территориясендә булган янгынның беренчел сәбәбе – электротехника җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» кичә кич Дәрвишләр бистәсендәге «Хитон» заводы территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Үсемлек мае салынган кубалар янды.

Янгын мәйданы 420 кв. метр тәшкил итте. Беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100