news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләре мобилизацияләнгән эш бирүчеләргә бурычларын аңлатты

Хезмәт министрлыгы Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенә һәм Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзына хезмәткәрләрне мобилизацияләгән очракта гражданнарның хокуклары һәм эш бирүчеләрнең бурычлары турында хат җибәргән, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең Телеграм-каналында. 

Әлеге хатта түбәндәге пунктлар бар: 

  • Мобилизацияләнгән хезмәткәр эштән куыла алмый. Аның хезмәт килешүе туктатылып торачак, ә эш бирүче мобилизациягә җибәрелгән хезмәткәрнең эш урынын саклап калачак.
  • Хезмәт килешүен туктатып тору өчен хезмәткәргә хәрби комиссариаттан повестка алып килергә яки эш бирүчегә повестка күчермәсен (хезмәткәр инде чакырылган чакта) җибәрергә кирәк.
  • Читтән торып эшләүче яки электрон докментлар әйләнешендә катнашучы гражданнар эш бирүчегә повестканы оешмада билгеләнгән тәртиптә җибәрергә тиеш.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100