news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы Татарстанның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атады

«Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстанда машина йөртүчеләр, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, кондукторлар һәм слесарьлар кирәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә эш бирүчеләр татарстанлыларга 43 мең вакансия тәкъдим итә. Сәламәтлек саклау системасында санитарлар һәм шәфкать туташлары кирәк», - диде ул.

Зарипова билгеләп үткәнчә, 2022 елда төбәк хезмәт базарында төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм транспортта эш белән тәэмин ителүчеләр саны арткан. Коллективлар формалаштырылган һәм төзелеш, капиталь ремонт өлкәсендәге республика программаларын гамәлгә ашыра. Февраль аена булган мәгълүматлардан күренгәнчә, төзелеш тармагы кадрлар белән тулыланган. Шуңа да карамастан, квалификациясез эшче кадрларга кытлык күзәтелә.

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә сезон башында вакансияләр саны артуын күрәбез. Бюджет тармакларына килгәндә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе кадрларга ихтыяҗ кичерә. Узган ел «Демография» илкүләм проекты кысаларында мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итү өчен зур программалар комплексын гамәлгә ашыра башладык. Быел исә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә эшләячәкбез», - дип өстәде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100