news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы пенсия түләү кагыйдәләренә төзәтмә кертергә тәкъдим итте

Пенсия түләү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертеләчәк. Россия Пенсия фондының территориаль органнары, бурыч түләттерүчедән суд карарын турыдан-туры алган очракта, әҗәте җыелган гражданнарның пенсия акчасының 50 процентын тотып калырга тиеш булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әлегә кадәр мондый практика гамәлдә иде: әгәр әҗәт түләттерүче башкару кәгазен Россия Пенсия фонды органнарына юлласа, алар бурычлы затның пенсия акчасының 20 проценттан да артыгын тотып калмый иде. Әмма быелның март ахырында Югары суд Пенсия түләү кагыйдәләрендәге бу нигезләмәне законсыз дип тапты. Нәтиҗәдә, якын арада бурычны алуга хокукым шул рәвешле бозыла дип санаган Виктор Утинның шикаяте канәгатьләндерелде.

Гамәлдәге норматив-хокукый җайга салу буенча, бурыч түләттерүче тарафыннан тәкъдим ителгән башкару документлары нигезендә пенсия акчасын 50 проценттан да артык тотып калмау мөмкинлеген күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100