Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын 16 242 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 16 242 сумга, ә яшәү минимумын 14 375 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.
«2023 елга яшәү минимумын җан башына 14 375 сумга, ә хезмәткә түләүнең минималь күләмен 16242 сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Пәнҗешәмбе көнне хөкүмәт утырышында тиешле закон проектлары хупланды һәм бюджет пакеты составында Дәүләт Думасына кертеләчәк», – диелә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының журналистлар өчен әзерләгән белдерүендә.
Министрлыкта искәртеп үтүләренчә, яшәү минимумы күләме мохтаҗлыкны бәяләгәндә кулланыла. Моннан тыш, социаль түләүләрнең күләме дә аңа бәйле. Бу зурлыкны арттыру белән балалары булган мохтаҗ гаиләләргә түләүләр, кайбер юнәлешләр буенча социаль контракт, шулай ук пенсияләргә федераль һәм региональ социаль өстәлмәләр күләме арта.
«Яшәү минимумын арттыру 15 миллион граждан – балалы гаиләләр, пенсионерлар, йөкле хатын — кызлар өчен айлык түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ачыклык кертәләр министрлыкта.
Хәбәрдә язылганча, эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы – 15 669 сум, пенсионерлар өчен – 12 363 сум, балалар өчен –13 944 сум. Яшәү минимумының еллык үсеше – 1721 сум, эшкә яраклы халык өчен – 1876 сум, пенсионерлар өчен – 1481 сум, балалар өчен 1670 сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз