news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инвалид балаларның ата-анасы өстәмә ял көннәре алырга хокуклы

Инвалид балаларның ата-аналары айга дүрт өстәмә түләүле ял алырга мөмкин. Аларны җыеп 24 көн рәттән алырга була. Бу РФ Хезмәт министрлыгының Дәүләт Думасы депутаты Сергей Мироновның хатына җавабыннан күренә. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Ведомство җавабы нигезендә, ата-аналарның берсенә (опекунга, попечительгә) инвалид балаларны карау өчен аның язма гаризасы буенча аена дүрт өстәмә түләүле ял көне бирелә.

«2023 елның 1 сентябреннән әлеге көннәр календарь ел дәвамында рәттән 24 өстәмә түләүле ял көненә кадәр тупланырга һәм файдаланылырга мөмкин», – дип билгеләп үтелә документта.

Хезмәт министрлыгы ачыклык керткәнчә, һәр көн өчен түләү законда билгеләнгән тәртиптә уртача хезмәт хакы күләмендә башкарыла.

Министрлыкта инвалид балаларның ата-аналары өчен башка социаль гарантияләр дә гамәлдә, шул исәптән ялгыз аналарны яки әнисез инвалид бала тәрбияләүче затларны эштән чыгаруны тыю да бар, дип өстәделәр.

Моннан тыш, коллектив килешүдә хезмәткәр өчен уңайлы вакытта хезмәт хакын саклап калмыйча 14 көнгә кадәр өстәмә отпусклар билгеләнергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot