news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы балалар өчен билгеләнәчәк универсаль пособиенең күләмен атады

Бер балага билгеләнәчәк универсаль пособиенең Россия буенча уртача күләме гаилә ихтыяҗына карап 7 мең, 10,5 мең яки 14 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта журналистларга Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр. РИА Новости шул турыда яза.

Моңа кадәр Россия премьер-министры Михаил Мишустин 1 гыйнвардан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертү турында тәкъдим барлыгын әйтте.

«Универсаль пособие мохтаҗлыкка комплекслы бәя биреп, бер кешегә туры килгән керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә биреләчәк. Пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. 2023 елда ул ил буенча уртача 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум тәшкил итәчәк», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100