Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы 2023 елда Татарстан буенча уртача хезмәт хакының артуын фаразлады
Ел башында Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50,2 мең сум тәшкил итә, ул бер ел эчендә 17 процентка арткан. Ел дәвамында бу сан тагын да артырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
«Быел без шулай ук хезмәт хакының артуын көтәбез. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16,2 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде. Ел саен субъектлар дәрәҗәсендә Профсоюзлар федерациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Хөкүмәт арасында төзелә торган килешү кысаларында республикада бюджеттан тыш секторда минималь хезмәт хакы 19 мең сумнан артык булачагы турында карар кабул ителде», – диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, ел башында Татарстан Хезмәт министрлыгы эшсезлек күрсәткеченең рекордлы түбән дәрәҗәдә булуын теркәгән. Киләчәктә кадрлар өчен конкуренция арта гына барачак.
«Эшсез кешеләр күп түгел, ә эшче көчкә ихтыяҗ кимеми. Хәзер бер эшсезгә шартлы рәвештә алты вакансия туры килә. Эш бирүчеләр кадрларны җәлеп итү өчен тырышлык куя – хезмәт хакын арттыра яки арендага торак бирү , социаль пакетлар, медицина хезмәте күрсәтү рәвешендәге өстәмә социаль гарантияләр тәкъдим итә», – диде Таҗетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз