Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы 2022 елда альтернатив хезмәт өчен һөнәрләр исемлеген раслады
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елда альтернатив граждан хезмәтен узу өчен һөнәрләр исемлеген раслады. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан исемлеккә 126 позиция кергән.
«Альтернатив граждан хезмәтен үтүчеләр эшли ала торган эш, һөнәр, вазифалар исемлеген расларга», диелә документта.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елгы исемлек 30 вазифа, шул исәптән агрохимик, тынлы, халык уен кораллары һәм эстрада-симфоник оркестрлары артисты, тулай торак тәрбиячесе, табиб-кардиоревматолог, табиб-педиатр, тавыш режиссеры, теш табибы, концертмейстер, эпидемиолог һ.б. позицияләре белән тулыланды.
Моннан тыш, 11 эшче һөнәре өстәлә: курьер, юучы-хәрәкәт составын җыештыручы, аяк киеме ремонтлаучы, котельня операторы, янгын сүндерүче, тәрбияче ярдәмчесе, торак пунктларны төзекләндерү буенча эшче, төрле эш башкаручы, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, пыяла сөртүче, агач белән эшләү остасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз