news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткәрләр счетыннан акча алу буенча чикләү юк икәнлеге билгеле

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең банк счетыннан акча алу буенча чикләү юк. Бу сорауга «Объясняем.РФ» порталы белгечләре җавап бирде.

«Акча алу буенча чикләүне счетны ачкан банк кына кертергә мөмкин», диелә хәбәрдә.

Шулай ук порталда банк картасын рәсмиләштергәндә аны кирәк булган телефон номерына «бәйләмәгәннәр» икән, нишләргә икәнен аңлатты. Бу проблеманы хәл итү өчен гражданинга картаны биргән банк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм номерны алыштырырга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең яңа субъектларында банкларның бүлекләрен ачу мәсьәләсе карала, дип билгеләп үтелә.

Донецк һәм Луганск, Херсон һәм Запорожье өлкәләре Россия составына керү мәсьәләсе буенча референдум 23-27 сентябрьдә узды, яңа территорияләрне кушу турындагы килешүләр 30 сентябрьдә Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин катнашында имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100