news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткәрләр милеккә салымнан азат ителәчәк

Хәрби хезмәткәрләр бер объектка карата милеккә салымнан азат ителәчәк. Бу хакта «Российская газета» «Объясняем.рф» порталына сылтама белән яза.

Портал билгеләп үткәнчә, ташлама Салым кодексында беркетелгән һәм салым күләменә тигез, ул бары тик бер күчемсез милек объектына (фатир, бүлмә, торак йорт, бина, корылма, гараж яки машина кую урыны) карата гына тәкъдим ителә.

«Өстәмә ташламалар муниципаль берәмлекләрнең норматив актлары нигезендә генә билгеләнергә мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнар шулай ук башка төрле ташламаларга да, аерым алганда, транспортта бушлай йөрү, мәҗбүри дәүләт шәхси иминияте һәм демобилизациядән соң югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергәндә аерым өстенлекләргә дә өмет итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100