news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында булачак

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында булачак
Архив: Салават Камалетдинов

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе 27 июльдә 18:00 сәгатьтә Бауман урамында «Ногай» кунакханәсе янында булачак.

Татар халык бию дәресен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артистлары Данил Исхаков белән Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева үткәрәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Дәрес җанлы музыка астында узачак: Айдар Әбдрәхимов гитарада, ә халыкара конкурслар лауреаты Рәзил Камалов баянда уйнаячак.

Чараны Казан мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе. Кабан күле буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класс үтте. Анда биш йөзгә якын кеше катнашкан. Халык соравы буенча Казан мэриясе татар биюе дәресен кабаттан уздырырга булган.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Сезне барыгызны да бергәләшеп татар халык биюе нигезләрен өйрәнергә чакырабыз. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!» - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100