news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара валюта фонды дөньяда азык-төлек иминлегенең начараюы турында кисәтте

Халыкара валюта фонды азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыруга карамастан, глобаль азык-төлек иминлеге вагыятенең алга таба начараюын фаразлый.

Фонд, азык-төлек кризисы янавы турында кисәтә, ул 2007-2008 еллардагы авырлыклар белән чагыштырырлык булырга мөмкин. Ул вакытта күп кенә илләр азык-төлекнең кискен дефициты белән очрашты, ул күп бәлага һәм үлемгә китерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Азык-төлеккә дөнья бәяләре күптән түгел кимесә дә, азык-төлек иминлеге вазгыяте начарланырга мөмкин», - диелгән документта. Халыкара валюта фонды мәгълүматлары буенча, бәяләр апрель-майның рекордлы күрсәткечләреннән чигенсәләр дә, барыбер «тарихи югары дәрәҗәдә» кала.Фонд хәлнең фаразлауга кыенлык белән бирелүен таный, һәм куркыныч факторлар арасында азык-төлекнең кимүен, аграр продукцияне Украинадан чыгаруның катлаулылыгын, ашламаларның һәм энергия чыганакларын кыйммәт булуын, дөге уңышы буенча тискәре фаразларны атый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100