news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл стандарты комитеты Истанбулда халыкара күргәзмәдә катнашты

24-27 ноябрьдә Истанбулда «OIC Halal Expo» халыкара күргәзмәсе һәм VIII Бөтендөнья хәләл продукция күргәзмәсе узды. Чараларда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников катнаша. Ул Истанбулга SMIIC г енераль секретаре һәм World Halal Summit президенты Ихсан Овют һәм Discover Events генераль директоры Юныс Эте чакыруы буенча барды.

Күргәзмәләрдә дөньяның 40 иленнән 500гә якын компания вәкилләре катнаша. Унбер сессиядә 50 дән артык халыкара дәрәҗәдәге спикер чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Анадолу агентлыгы дүрт көнлек чараларның дөнья күләмендә аралашу партнеры булып тора. Чараларда якынча 40 000 кунак, шул исәптән 9000 чит ил кешесе катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100