news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиров түрәләргә үзләренең якыннары өчен хәрби хезмәткә чакыруга кичектерү сорауны тыйды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул аларга туганнары һәм танышлары өчен хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп торуны яки бронь сорауны тыйды. Ул түрәләрне закон буенча эшләргә өндәде.

«Әгәр дә туганыгыз яки танышыгызга хәрби хезмәткә чакыру килә икән, минем янга килеп, алар өчен сорап йөрмәгез», – диде ул мобилизация киңәшмәсе вакытында. Ул администрация һәм хәрби комиссариатка резервистларны әзерләү мәйданнарында үз вәкилләрен республика башлыгы киңәшчесе вазифасына билгеләп куюны йөкләде.

Хәбиров мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә хәзерге вакытта гамәлдәге һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә кебек ярдәм күрсәтергә кушты. Бу хакта Башкортстан башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

21 сентябрь көнне Президент Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте. Украинадагы хәрби операциягә 300 мең резервист чакырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100