news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары Мина үзәненә килде

Татарстан хаҗилары Мина үзәненә килде, биредә хаҗның төп йолаларын үти башлыйлар. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге 810 кешедән торган төркем палаткалардан торган шәһәрчекнең 28нче секторында урнашты, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе вакыйга урыныннан.

Палаткалардан торган шәһәрчектә Татарстан хаҗилары, Россиянең төрле төбәкләре, шул исәптән Төньяк Кавказ, Башкортстан, шулай ук дөньяның төрле илләреннән килгән мөселманнар урнашты. Гомумән алганда, Мәккәгә планетаның төрле почмакларыннан 1 миллион кеше җыелган.

«Бүген хаҗилар лагерьда урнаша, иртәгә исә Гарәфәт тавына юл тотачаклар, биредә барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәчәк», - диде агентлык хәбәрчесе.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100