news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"WorldSkills Russia" чемпионаты финалын онлайн-режимда карап була

Казанда "WorldSkills Russia-2015" чемпионатына керү - бушлай

  (Казан, 21 май, «Татар-информ»).  "WorldSkills Russia" III илкүләм чемпионаты финалын онлайн-режимда карап була. Ярышлар көн саен 9.00-18.00 сәгатьләрдә чемпионатның finalwsr.ru рәсми сайтында трансляцияләнә. Онлайн-трансляция оештыру өчен пвильоннарда видеокамералар урнаштырылган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел чемпионатка 50 мең чамасы кеше килгән, аларның 30 меңгә якыны укучылар булган. Быел 60 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Барлык павильоннарны карау һәм барлык һөнәрләр белән танышу өчен сәгать ярым вакыт кирәк. Һәр конкурс мәйданчыгы яында теге яки бу һөнәр турында сөйләүче кеше булачак. Балалар өчен уен мәйданчыклары да оештырылачак.

"WorldSkills Russia-2015" чемпионатына керү - бушлай.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100