Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ВТБ24 төзелә торган торакка ипотека кредитларын бирүне җанландырып җибәрә
Банк быел кимендә 30 млрд. сумлык ипотека кредитлары бирергә ниятли
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел ВТБ24 төзелә торган торакка ипотека кредитларын бирүне җанландырып җибәрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы IT-паркта уздырган “түгәрәк өстәл” утырышында банкның идарә рәисе, Ипотека кредитлавы департаменты директоры Анатолий Печатников белдерде. Аның аңлатуынча, әлеге программа гражданнарга төзелә торган йорттан фатир алу мөмкинлеген арттырачак. Торак кредиты аларга сумнарда, АКШ доллары яки Еврода бирелә ала.
Ипотека –банкның кредит портфелендә иң мөһим продуктларның берсе. Ул якынча 32 процент өлешне алып тора. Икътисади кризис йогынтысында, узган ел торак кредитлавы базары Россиядә түбән тәгәрәде. Бары тик дүртенче кварталда гына төшү темплары акрынайган. Кризис нәтиҗәсендә халыкның икътисади хәле начараю сәбәпле, 2009 елда ипотекага сорау 10 тапкырга кимегән. Шул сәбәпле, ел дәвамында торак алу өчен кредитлар бирү күләме бик түбән - 13 млрд. сум күләмендә генә булган. Ул, 2008 ел белән чагыштырганда, 10 тапкырга кимрәк. “Хәзер акрынлап булса да хәлләр җайланып килә. Быел кимендә 30 млрд. сумлык ипотека кредитлары бирергә ниятлибез”, -ди Анатолий Печатников. Монда төзелә торган торакка ипотека кредитларын бирү программасын җанландыру үзәк урынны алырга тиеш. Анатолий Печатников бедерүенчә, торак бәяләре тотрыклылану һәм беренчел базарда тәкъдимнәр кимү халык арасында төзелүче торакка сорауны арттырырга мөмкин.
ВТБ24 төзелә торган йорттан фатир алуга кредитлар биргәнче берничә шартның үтәлүен таләп итә. Объект төзелеше “сакаллыга” әйләнмәгән булырга һәм йортның барлык катлары төзелеп беткән булырга тиеш. Объект төзелеш стадиясендә булган чорда кредит буенча нигез процент ставкасы беренчел взнос суммасына һәм кредитның күпме вакытка алынуына бәйле рәвештә 16,6 проценттан башлана. Төзелеш тәмамланып, граждан аңа хокукларын рәсмиләштергәч, кредитның минималь күләме 14,1 процент була. Беренчел взнос суммасы сатып алына торган күчемсез милек бәясенең кимендә 20 проценты күләмендә билгеләнгән. Кредит вакыты 5 елдан 50 елга кадәр. Төзелеш тәмамланганчы кредит өчен залог сыйфатында клиентның инвестиция килешүе таләпләренә хокукы яки өлешләп төзелештә катнашу килешүе алына. Төзелеш тәмамланып, фатирга сатып алучының хокуклары рәсмиләштерелгәч, аның милеккә хокукы банкка кредитларны түләп бетергәнгә кадәр залог итеп салына.
Тагын шунысы мөһим: узган ел торак кредитлары бирү күләме сизелерлек кимүгә карамастан, ВТБ24 бу базардагы өлешен саклап кала алган. Россиянең торак кредитлавы базарында аның өлеше Саклык банкыннан гына калыша. ВТБ24 нең торак кредитларыннан файдаланучыларның зур өлеше Приморье крае, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә. Банк бу төбәкләрдә базарның 20 проценттан артык өлешен алып тора. Ә 24 төбәкнең, шул исәптән Татарстанның торак кредитлары бирү базарында аның өлеше 10 проценттан артыграк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз