Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Волынец күп балалы гаиләләргә ел саен 100 әр мең сум акча түләргә тәкъдим итте
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец күп балалы гаиләләргә ел саен 100әр мең сум акча түләргә; маткапиталны автомобильләр сатып алуга юнәлтергә һәм түләүсез парковкалардан файдаланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.
«Соңгы ике елда Россиядә халыкның гомуми кимүе елына 1 млн кеше тәшкил итә. Алга таба да шулай дәвам итсә, гасыр азагына 60-70 млн кеше калачак», – диде ул Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында туры эфирда.
Спикер күп балалы гаиләләр саны артуы илдәге демографик кризисны хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип саный. Ә андый гаиләләр күбрәк булсын өчен, аларга социаль һәм хокукый ярдәм турындагы закон кабул итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз