news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вологда Җәмигъ мәчетендә тәһарәт алу комплексы ачылды

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов катнашында Вологда Җәмигъ мәчетендә тәһарәт алу комплексы ачылды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплекс төзелеше – Вологда Җәмигъ мәчете территориясен реконструкцияләү һәм тәртипкә китерүнең бер этабы. Иман йортын төзекләндерү эшләре РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин ярдәмендә башкарыла.

Хәзерге вакытта коммуникацияләр алыштырылган, намаз уку өчен яңа урыннар ясалган, Аллаһ йортына илтә торган юлга асфальт түшәлгән. Төзелеш һәм ремонт эшләре Идел Буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында алып барыла.

  • Вологда Җәмигъ мәчетенең тарихы узган гасыр ахырында башлана. 1996 елда Вологда мөселманнары төзелеп бетмәгән бина сатып ала һәм аны мәчет итеп үзгәртергә керешә. 2001 елда бина төзелеп бетә. 2002 елда, мөфти Равил Гайнетдин Вологдага килгәч, Аллаһ йорты аның хәер-фатихасы белән тантаналы төстә ачыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100