news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Володин төбәкләргә эшләргә кайтучы яшь табибларны торак белән тәэмин итәргә чакырды

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны һәм Россия төбәкләренә эшләргә баручы урта медицина звеносының яшь белгечләрен торак белән тәэмин итә торган норма кертү кирәклеге турында белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без шуннан чыгып эш итәбез, әгәр иртәгә хастаханәләргә югары уку йортларын тәмамлаучылар эшкә барса, төбәкләр элеккеге студентларны, хәзерге яшь белгечләрне торак белән тәэмин итәргә тиеш. Һәм менә бу төп мәсьәлә, моны аңларга кирәк», - дип ассызыклады Володин пленар утырышта.

Ул торак бирү формасын эшләргә мөмкин, әмма бу алты ел һәм аннан да күбрәк укыган яшь белгечләргә ярдәм итү өчен кирәк, дип өстәде.

Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты өчен җаваплылык төбәкләргә төшүен билгеләп үтте, әмма яшь белгечләргә законнар аларның лаеклы эш шартларын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot