news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин: Илдән китүче ташлаган машинаны хәрби операциядәгеләрнең гаиләсенә бирергә бәлки

Өлешчә мобилизация сәбәпле Россиядән китүчеләр ил чигендә ташлап калдырган автомобильләрне Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бирергә мөмкин. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Хәзер инде машиналарын ташлап китәләр. Уйларга кирәк әле, бу машиналарны кемгә бирергә. Бәлки хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә?» – диде Володин палатаның пленар утырышында.

Моннан тыш, спикер сүзләренчә, 21 сентябрьдән ил территориясеннән китүчеләрнең исемлеге төзелә.

Россия бу елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында 21 сентябрьдә игълан итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100