Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Володин: Мобилизацияләнергә тиешле гражданнарга комиссариат рөхсәтеннән башка китү тыела
Мобилизация игълан ителгәннән вакыттан соң, хәрби учетта торучы Россия кешеләренә хәрби комиссариатлар рөхсәтеннән башка яшәү урыныннан китү тыела, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.
«Еш очрый торган сорауларның берсе — хәрби учетта торучы гражданнарның илебездән читкә китүе турында. Мәгълүмат ресурсларында бу уңайдан бер-берсенә каршы килә торган аңлатмалар бирелә. < ... >», – дип язды ул үз телеграм-каналында һәм мобилизацияләнергә тиешле кешеләргә илдән китү тыелуын «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизацияләү турында»гы Федераль закон буенча каралганын искәртте.
«Законның мондый нормасы бар, аны барлык хәрби бурычлылар да үтәргә тиеш», – дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры.
Депутатлар өлешчә мобилизацияләнергә тиешле россиялеләр алдында торган проблемаларны хәл итәргә тырыша, дип өстәде ул. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, яшьләре тиешле яшьтән арткан кешеләрне мобилизацияләү буенча күп сораулар килә – еш кына хәрби комиссариатлар ялгыша, әмма моны таный һәм «барысын да норматив документларга туры китерә».
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизация турында указының төбәкләрдә бозылып үтәлүе һәм хаталар китүе турында элегрәк Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренчә, әкренләп хаталар төзәтелә.
Путин өлешчә мобилизацияне 21 сентябрьдә игълан итте. Резервта торган барлыгы 300 мең кешене чакыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз