news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин чакырылырга тиешле россиялеләргә чит илгә китүне тыю турында сүзләрен кире какты

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин чакырылырга тиешле россиялеләрнең хәрби комиссариатлар рөхсәтеннән башка китә алмавы турындагы үзенең сүзләрен кире какты. Ул РФ Саклану министрлыгын аңлатмасына сылтама белән кабат чыгыш ясады.

«Мин сезгә җиткерәм. Бүген чыккан хәбәрдән соң Россия Оборона министрлыгыннан аңлатма килде. Мобилизация өлешчә булганлыктан, 31-ФЗ Законның 21 нче маддәсенең нормасы кулланылмый. Шуңа бәйле рәвештә хәрби учетта булган гражданнарның күчеп йөрүенә хәрби комиссариатларның рөхсәте таләп ителми», – дип язды ул үз телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, бүген иртән Володин хәрби исәптә торучы россиялеләрнең хәрби комиссариатлар рөхсәтеннән башка кая да булса китә алмавын әйткән иде.

Илдә өлешчә мобилизацияне Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте. Соңрак Саклану министры Сергей Шойгу махсус операция үткәрү зонасында хезмәт итүгә резервта торган 300 меңгә якын кешене чакыру каралганлыгын аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100