news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоградта Тукай укулары – шигърият бәйрәме узды

Волгоградта Тукай укулары – шигърият бәйрәме узды

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Волгоградта менә 15нче тапкыр Тукай укулары – шигърият бәйрәме узды. Шәһәр уртасындагы мәдәният йорты тамашачы белән шыгрым тулы иде. Волгоградка якын татар авылларыннан һәм шәһәрнең үзеннән җыелган тамашачы ул көнне рәхәтләнеп татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан укыды. Бу укуларда Казан дәүләт университетының “Аҗаган” театр студиясе артистлары да катнашты.

“Аҗаган” студиясе оешканга әле нибарысы 6 ай гына булса да, бу студиягә йөрүче татар студентлары Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” дигән әсәрен сәхнәләштереп, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне өч тапкыр сөендерергә өлгерделәр инде. Алар Киров өлкәсенең Малмыж районында һәм Мәскәүдә чыгыш ясадылар. Әле яңа гына Волгоградта булдылар. Бу төбәкләргә алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәме белән чыга.

“Ай булмаса, йолдыз бар” әсәре тамашачыларда сүнмәс тәэсирләр калдырды. 15 ел дәвамында Волгоградта татар спектаклен күргәннәре булмаган. Әлеге тамашаны милләттәшләребез көчле алкышлар белән кабул итте. Волгоград өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрият рәисе Рафаэль Хәмитов, әлеге чарада катнашуга яшь артистларны җибәргәннәре өчен, БТК Башкарма комитетына һәм “Аҗаган” театр студиясенә чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Волгоградлылар студент яшьләрне каһарман шәһәр Волгоградның тарихи урыннары белән, өлкәнең милли батыры, Ватан сугышы каһарманы Х.Фәттәхетдиновның каберен зыярәт кылганнар.

Волгоградка киткәнче БТК БК оештырган татар студентларының “Яшьләр сәхнәсе” театр-студияләре фестивалендә катнашып киткән “Аҗаган”лыларны Казанда сөенечле хәбәр каршы алды. “Ай булмаса, йолдыз бар”да Мәдинә ролен башкарган Алсу Заһидуллина “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы”, ә авторны уйнаучы Раил Өметбаев - “Тамашачы мәхәбәтен яулаучы” номинацияләрендә җиңүче дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100