news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоград татарлары җитәкчесе: Безнең буын татар телен өйрәнү мөмкинлеген югалтты

Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Булатов сүзләренчә, СССРда татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаган, хәзер татар телен балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга кирәк.

Волгоград татарлары җитәкчесе: Безнең буын татар телен өйрәнү мөмкинлеген югалтты
Солтан Исхаков

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Волгоград өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге татарлар татар телен өйрәнү мөмкинлеген югалтты, дип саный Волгоград татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әнвәр Булатов. 

«Безнең буын үз мөмкинлеген югалтты. Мин совет чорында үстем. Ул вакытта татарча өйрәнергә, укырга бер мөмкинлек тә юк иде. Бүген азмы-күпме татарча белүебез — әби-бабайларыбыз тырышлыгы. Гаиләдә ишетеп үстек. Дөресен генә әйткәндә, бөтен ышанычыбыз балаларда», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Әнвәр Булатов сүзләренчә, Волгоград өлкәсендә татар телен саклауда Татарстан да ярдәм итә.

«Хәзер туган телне балалар бакчасында ук өйрәтергә тырышабыз Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бу эштә ярдәм итәргә әзер. Укытучылар әзерләячәкләр, китап-әсбаплар белән тәэмин итәчәкләр дип ышанам. Чыннан да, Татарстанның ярдәме зур. Ләкин мондый ярдәм Татарстан тарафыннан гына түгел, бөтен дәүләт тарафыннан булырга тиеш. Бу проблема башка милләтләргә дә кагыла», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100