news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Волгоград татарлары хакимият белән бергәләшеп эшли

Волгоград татарлары хакимият белән бергәләшеп эшли

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Күптән түгел Волгоград шәһәренең Красноармейский районында “Җирле үзидарә органнарының иҗтимагый милли оешмалар белән бәйләнеше” дигән темага “түгәрәк өстәл” узган. Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте әгъзасы Суфия Хәмитова “Татар-информ” агентлыгына белдерүенчә, яһүд, әрмән, казакъ, татар һәм башка милли оешмалар вәкилләре катнашкан әлеге “түгәрәк өстәл”не Волгоград шәһәре Красноармейский районы хакимияте уздырган. Анда әлеге районның хакимият башлыгы урынбасары Венера Шаповалова да катнашкан. Шунысы куанычлы, “түгәрәк өстәл” нәтиҗәсе буларак, анда милли оешмалар вәкилләреннән торган комитет төзелгән. Әлеге комитетка татар милли-мәдәни мохтәриятеннән дә ике кеше – Таисә Мостафина һәм Нәфисә Аблеева кергән. Гомумән, комитетка 17 кеше кертелгән. Суфия Хәмитова әйтүенчә, әлеге комитет алга зур планнар билгели һәм хакимияте каршында оешканлыктан, милли оешмалар эше алга китәр дип уйланыла.

Шулай ук әлеге “түгәрәк өстәл”дә Казанның 1000 еллыгында булган делегация әгъзалары да чыгыш ясаган. Моннан тыш Красноармейский районы татар үзәге җитәкчесе Таисә Мостафина татар милли ашларыннан чәй өстәле әзерләгән. Ә “Чишмә” ансамбле “түгәрәк өстәл” утырышында катнашучыларны үз җыр-биюләре белән сөендергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100