Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Татарстанда яшәүче алты кешене орден һәм мактаулы исем белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда алты кешегә Ватан алдындагы казанышлары һәм төрле эшчәнлек өлкәләренә өлеш кертүләре өчен мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
«Түбән Кама йөк машиналары шиннары заводы» протектор агрегаты машинисты Илфат Кәбиров «Россиянең атказанган химигы» исеменә лаек булды, «Дусым» ҖЧҖ бригадиры Фәрит Сабиров һәм «Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы су сиптерү идарәсе» директоры «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре» дип танылды.
Дәүләт башлыгы «Профит» ҖЧҖ республика төзелеш компаниясе генераль директоры Марсель Мингалимовка «Россиянең атказанган төзүчесе» исемен бирде.
Халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстанның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия авырулы балаларга ярдәм фонды» башлыгы Владимир Вавиловка Пирогов ордены бирелде.
Шулай ук «Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» башлыгы Рашат Шәймәрданов «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз