Нефть экспортерлары илләре оешмасы генераль секретаре Мөхәммәд Баркиндо вафат булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Нигериядәге хезмәттәше Мөхәммәд Бухариның кайгысын уртаклашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Баркиндоның ОПЕК+ хезмәттәшлегенең уникаль механизмын булдыруга керткән өлеше аеруча әһәмиятле. Әлеге механизм җитештерүчеләр һәм кулланучылар мәнфәгатьләрендә глобаль нефть базарының тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
«Россиядә Мөхәммәд Баркиндоны илебезнең чын дусты буларак һәрвакыт истә тотачаклар. Мәрхүмнең туганнарына һәм якыннарына, шулай ук Нигериянең барлык гражданнарына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», – диде Путин.
Мөхәммәд Баркиндо 23 ел дәвамында Нигерия милли нефть корпорациясендә төрле вазифаларда эшләгән. 2016 елдан ул ОПЕК генераль секретаре вазифасын башкарды.