news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владикавказда узган шәһәр көнендә татарлар милли костюмнарын тәкъдим иткән

Владикавказда узган шәһәр көнендә татарлар милли костюмнарын тәкъдим иткән

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Халык бердәмлеге көне уңаеннан, 4 ноябрь көнне Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәрендә шәһәр көне оештырылган. Терек елгасы су буенда узган бу бәйрәмдә татарлар үз милли костюмнарын тәкъдим иткәннәр. Г. Тукай исемендәге татар милли-мәдәни үзәге рәисе Нурислам Галимов «Татар-информ» хәбәрчесенә белдергәнчә, республиканың милли эшләр министрлыгы бүлеп биргән акчага татарлар бер хатын-кыз, бер ир-егетләр милли костюмы тектергәннәр. Милли-мәдәни үзәк каршындагы яшьләр бүлеге аны «Халыклар бердәмлеге – зур көч» дигән шигарь астында узган бәйрәмдә тәкъдим иткәннәр. Гомумән әлеге чарада республикада теркәлгән 27 милләт җәмгыятьләре вәкилләре катнашкан. Шулай ук алар үзләренең милли ашларын да пешереп килгәннәр. Владикавказда узган бәйрәмдә Төньяк Осетия республикасы президенты Таймураз Мамсуров һәм башка җитәкчеләр катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100