news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог битлек киюнең ковид белән авыру ихтималын киметүе турында аңлатты

Бөтен кеше дә киеп йөрсә, битлекләр коронавирус таралуны кисәтү чарасының нәтиҗәле ысулы. Моннан тыш, битлек каты авырып китү куркынычын киметергә ярдәм итә ала. Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн «РИА Новости»га шулай дип белдергән.

«Битлекне бөтен кеше киеп йөрсә, бу чыннан да нәтиҗәле, кешеләрнең азы гына битлектән йөрсә – нәтиҗә кисәк кими», –  диде Альтштейн.

Ул билгеләп үткәнчә, битлек кию һәм башкалардан ераграк тору, кулларны юу кебек профилактиканың башка чараларын үтәгән кешенең авырып китү куркынычы кими, чөнки вируслар битлек аша керсә дә, аларның саны битлексез булган очрактагыга караганда кимрәк булачак.

Шул ук вакытта коронавирус таралуны кисәтүнең төп чарасы – вакцинация, дип белдерде Альтштейн.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100