news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен игълан итә. Гаризалар кабул итү 2025 елның 25 октябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итә. Барлыгы сигез номинация игълан ителгән.

«Бәйгедә дөньяның теләсә кайсы телендә чыгыш ясарга була. Россия һәм чит ил гражданнары түләүсез катнаша ала. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләячәкләр. Гала-концерт Казан шәһәрендә 2026 елның февраль аенда узачак. Катнашучы сертификаты гаризаны тутыруга автомат рәвештә формалаша», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Катнашучылар сылтамага басып, электрон гариза тутырырга тиеш.

Гаризаны тутыру өчен алдан ук материалларга сылтамалар әзерләү сорала: әсәр башкарылган видеоязмага; шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә үз кулы белән имзаланган ризалыкка; «Җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар өчен (үзләре иҗат иткән әсәр) – Word форматындагы әсәр текстына.

news_right_1
news_right_2
news_bot