news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» «Москвич» бренды астында Кытай электромобильләре җыячак

Мәскәүдәге элеккеге Renault автозаводында «КАМАЗ» Кытай автомобильләре җитештерүне җайга салачак. Ул JAC электромобиле булыр, мөгаен, дип яза «Ведомости» газетасы чыганакка сылтама белән.

Газета мәгълүматлары буенча, җитештерүне 2022 елның дүртенче кварталыннан да соңга калмыйча башлап җибәрергә ниятлиләр. Башта эчке янулы двигательләр куелган автомобильләр эшләп чыгарылса, соңыннан аларны электромобильләргә алыштырачаклар.

«КАМАЗ» Кытайның JAC автоконцерны белән сөйләшүләр алып бара инде. Мәскәү Хөкүмәте Кытайның башка автоҗитештерүчеләре белән дә хезмәттәшлек вариантларын карый.

Мәскәү Хөкүмәтенең Renault милкендә булган Мәскәү автозаводын үз карамагына алуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, «Москвич» бренды астында автомобильләр җитештерүдә Чаллының «КАМАЗ» автогиганты ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100