Яшел Үзән районының Васильево бистәсе спортчысы джиу-джитсу буенча Россия җыелма командасына керде.
Валерия Нойкина шушы көннәрдә Конаково шәһәрендә узган спортның бу төре буенча ил беренчелегендә берьюлы ике көмеш һәм бронза медаль яулады. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, ярышларда Васильево тренеры Наилә Исламкулова, тәрбияләнүчесе Софья Нәбиева да чыгыш ясады. Ул да бронза медальгә лаек булды.