news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Балтачта «Татар сүзе» бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде

21 февральдә Казанда бәйгенең йомгаклау концертында 10 яшькә кадәр бүләкләнгән 11 баланың сигезе Балтач районыннан булган.

Васил Шәйхразиев Балтачта «Татар сүзе» бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балтачка эш сәфәре барышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев «Татар сүзе» республика бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде.

21 февральдә Казанда бәйгенең йомгаклау концертында 10 яшькә кадәр бүләкләнгән 11 баланың сигезе Балтач районы балалары булган.

Дилә Сибагатуллина «Шигърият» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Нәргизә Хәбибрахманова шигырь сөйләүчеләр арасында икенче урынга лаек булган. Сәфинә Гарифуллина, шулай ук, икенче урынны яулаган. Дилә Хисамовага кызыксындыру премиясе тапшырылды.

«Проза» номинациясендә Нәргизә Сабирҗанова беренче урынны алган. Зилия Әскарова икенче урынга лаек булган. Раил Мәрданов өченче урынны яулаган. «Мәсәл» жанры буенча Балтач кызы Мәрьям Зәкиева беренче урынны алган.

Бәйгедә җиңүчеләргә 10, 20, 25 һәм 30 мең сумлык сертификатлар һәм дипломнар тапшырылган. Шулай ук, бүген балалар Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җиңүче укучыларны әзерләгән мөгаллим — Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Галия Йосыпова һәм Үзәк китапханә хезмәткәре Фәнзия Төхвәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100