news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Россия батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде.

Биредә ул «Җиңү Обелискы», «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына», «Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга» һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

«1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында болан-транспорт батальоннарында катнашучыларның батырлыгына» һәйкәле 2012 елның 23 февралендә ачылган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында биш болан-транспорт эшелоны формалаштырган Ненец автономияле округында яшәүчеләргә багышланган.

«Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда катнашучыларга» монументының авторы – Белоруссия Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Игорь Николаевич Чумаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100