news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вакытлыча ябылган аэропортларга компенсация рәвешендә 2,5 млрд сумга якын акча бирәчәкләр

Россиянең көньягындагы һәм үзәк өлешендәге вакытлыча ябылган аэропортлар операция чыгымнарын компенсацияләүгә 2,5 миллиард сум тирәсе акча алачак. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Россия лидеры Владимир Путин һава транспорты өлкәсе хезмәткәрләре эшне тиз арада яңадан башлап җибәрсен өчен аларга ярдәм итәргә кушты. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә барышында шулай дип белдерде. «Шуңа күрә хәзер анда югары квалификацияле белгечләрне һәм җиһазларны саклау бик мөһим», – дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.

Моннан тыш, Мишустин искәртеп узганча, Россия төбәкләренең транспорт үтемлелеген һәм элемтәләрен саклап калу өчен өстәмә поездлар һәм шәһәрара автобуслар җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100