news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вафат булуы сәбәпле, Марат Садыйков рәсми рәвештә вазифасыннан азат ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турында карар имзалады. Искәртеп узабыз, министр 29 гыйнвар көнне 53 яшендә вафат булды.

«Садыйков Марат Наил улын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры вазифасыннан, вафат булу сәбәпле, азат итәргә», – диелә документта.

Марат Садыйков 29 гыйнвар көнне 53 яшендә вафат булды. Беренче мәгълүматлар буенча, үлеменең сәбәбе – йөрәк туктау. Аның белән хушлашу мәрасиме кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм институтында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100