Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар вафат булган
Уфада Башкортстан Республикасының халык шагыйре Хәсән Назар 84 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы республиканың Язучылар берлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Хәсән Мөдәррис улы Назаров 1942 елда БАССРның Зианчура районы Таулыкай авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли, армиядә хезмәт итә, ә соңрак үзен журналистикага багышлый. Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
Хәсән Назарның актив иҗат эшчәнлеге узган гасырның 70нче елларында башлана. «Күкләргә ашу» дип аталган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен автор Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен Хәсән Назар шулай ук «Башкортстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә. Моннан тыш, ул Рәми Гарипов һәм Зәйнәп Биишева исемендәге премияләр лауреаты да.
«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз