Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ашыгыч ярдәм табиблары ике тапкыр клиник үлем кичергән ир-атны коткарган
Казанда ашыгыч медицина ярдәме бригадасы олы яшьтәге ир-атны коткарган. Стационарга барганда пациент ике тапкыр клиник үлем кичергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атның урамда хәле начарайган. Даруханәгә кергәч, аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Фельдшерлар бригадасы ир-атта кискен миокард инфарктын теркәгән.
Табиблар йөрәк ритмын торгызган, ир-ат мөстәкыйль рәвештә сулый башлаган һәм пульсы барлыкка килгән. Стационарга барганда аның йөрәге икенче тапкыр туктаган. Табиблар, кабат дефибриллятор кулланып, ритмны торгызган.
Хастаханәгә килеп җиткәндә ир-ат аңында булган һәм мөстәкыйль рәвештә сулаган. Стационарда аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Дәвалау курсын узгач, хастаханәдән чыгарганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз