Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутск өлкәсендә куркыныч инфекция очрагы ачыкланган
Иркутск өлкәсендә куркыныч инфекция очрагы ачыкланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Төбәк губернаторы Игорь Кобзев сүзләренчә, өлкәдә аеруча куркыныч инфекция белән авыру очрагы турында мәгълүмат барлыкка килгән. Шуңа бәйле рәвештә, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиягә каршы чаралар үткәрә. Шул ук вакытта, Кобзев сүзләренчә, әлегә нинди инфекция ачыкланганы турында сөйләргә иртә – белгечләрнең нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.
Үз чиратында, Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог Геннадий Онищенко, чуманың таралуы турындагы имеш-мимешләргә карамастан, сүз экзотик инфекция турында бара дип фаразлый.
«Пациент Бурятиядән кайткан, анда чуманың табигый чыганагы – кимерүчеләр һәм бетләр. Бу табигый чыганакларның барысы да даими контрольдә, бүген чуманы таратучыларның барысы да йокыга талган. Ничек кенә булмасын, без бу инфекцияне дә, аны ничек дәваларга икәнен дә беләбез һәм ул таралмас дигән өмет зур», – дип белдерде Онищенко.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз